Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» рәттән җиденче уенда отты
Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Астананың «Барыс» командасын җиңде. Уен Астанада узды.
Беренче периодның тугызынчы минутында Григорий Денисенко исәпне «Ак Барс» файдасына ачты (0:1). Уналтынчы минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда Михаил Фисенко «Барыс» капкасына икенче алканы кертте (0:2). Унҗиденче минутта «Барыс» уенчысы Всеволод Логвин гол кертте (1:2).
Икенче периодның дүртенче минутында алка Астана командасы капкасына кергән иде, тик хөкемдарлар аны исәпкә алмады.
Өченче периодның дүртенче минутында Кирилл Панюков исәпне тигезләде (2:2).
Өстәмә вакытта да тигез исәп сакланды, голлар кермәде. Капкачы белән бергә-бер калып буллит бәрүләрдә Казан командасы көчлерәк булды. Бу җиңү «Ак Барс» өчен рәттән җиденчесе булды.
Командалар составы:
«Барыс»
- Шутов (Шил);
- Симонов – Морелли – Веккьоне, Маккошен – Уолш;
- Савицкий – Томпсон – Кайыпжан, Масси – Данияр;
- Логвин – Омирбеков – Панюков, Уотерспун – Бекетаев;
- Старченко – Шайхмедденов – Колесников, Бреус.
«Ак Барс»
- Билалов (Бердин);
- Яшкин – Семёнов – Алистров, Лямкин – Миллер;
- Денисенко – Хмелевский – Барабанов, Карпухин – Марченко;
- Биро – Сафонов – Галимов, Фальковский – Князев;
- Дыняк – Фисенко – Кателевский (Җамалтдинов).
22 октябрьдә «Ак Барс» Ярославль шәһәренең «Локомотив» командасына каршы уйнаячак. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда 19:00 башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз