news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» рәттән җиденче уенда җиңде

«Ак Барс» рәттән җиденче уенда җиңде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Хабаровск шәһәренең «Амур» командасын җиңде. Уен «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Әлеге матч Казан федераль университетының 220 еллыгына багышланган иде.

Беренче периодның унбишенче минутында «Амур» һөҗүмчесе Евгений Грачёв исәпне ачты (0:1).

Икенче приодта голлар булмады.

Өченче периодның җиденче минутында «Ак Барс» уенчысы Семён Терехов исәпне тигезли алды (1:1). Унсигезенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, команда капитаны Дмитрий Яшкин гол кертте (2:1). Период ахырында «Ак Барс» азчылыкта калды һәм «Амур» капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды. Шул вакытта, период тәмамланырга ике секунд калганда, алка Казан командасы капкасына керде, гол авторы – Александр Гальченюк (2:2).

Өстәмә вакытта да тигез исәп сакланды, капкачы белән бергә-бер калып буллит бәрүләрдә Казан командасы өстен чыкты (2:3). «Ак Барс» рәттән җиденче уенда җиңде һәм команда капитаны уен саен очколар җыюын дәвам итте.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Мифтахов (Билалов);
  • Барабанов – Галимов – Яшкин, Юдин – Миллер;
  • Коршков – Сафонов – Бабенко, Лямкин – Марченко;
  • Терехов – Семёнов – Кошелев, Журавлёв – Яруллин;
  • Дыняк – Кателевский – Җамалтдинов (Жулин), Евсеев.

«Амур»

  • Бобков (Лозебников);
  • О. Ли – Гыйздәтуллин – Слепец, Гуркин – Мищенко;
  • Гальченюк – Броадхёрст – Хохлачёв, Брынцев – Кулик;
  • Дрозг – Коротких – Дюрандо, К. Ли – Балдаев;
  • Грецкий – Грачёв – Лапин, Рыжиков.

«Ак Барс»ның киләсе уены да «Амур» командасына каршы булачак һәм Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. Матч 4 октябрьдә 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100