news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» рәттән дүртенче уенда җиңде

«Ак Барс» рәттән дүртенче уенда җиңде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Астананың «Барыс»ын 1:0 исәбенә отты. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

«Ак Барс» рәттән дүртенче уенда җиңде. «Барыс»ка хәтле Казан командасы «Салават Юлаев», «Адмирал» һәм «Автомобилист» хоккейчыларын откан иде.

Ноябрь ахырында «Ак Барс» сакчы Кристиан Хенкельны «Барыс»ның һөҗүмчесе Райли Барберга алмаштырган иде. Бүген әлеге ике уенчы үзләренең элекке командаларына каршы уйнады.

Өч период дәвамында ике команда тарафыннан да кискен һөҗүмнәр булса да, алка капкага кермәде.

Өченче период тәмамланганда исәп 0:0 сакланганга, командаларга өстәмә вакыт бирелде. Өстәмә вакыт-овертаймда да гол кермәде. Капкачы белән бергә-бер калып буллитларда «Ак Барс» өстен чыкты һәм 1:0 исәбе белән җиңде. Бүгенге уенда бердәнбер голны Кирилл Семёнов кертте. Тимур Билалов капкасына бер алка да керттермәде, «коры» килеш саклап калды.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Кошелев – Шипачёв – Радулов, Князев – Войнов;
  • Галиев – Семёнов – Барбер, Юдин – Миллер;
  • Кагарлицкий – Сафонов – Галимов, Журавлёв – Лямкин;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Марченко.

«Барыс»

  • Шутов (Кудимов);
  • Червени – Апальков – Камара, Хенкель – Ножье;
  • Старченко – Шестаков – Савицкий, Скленичка – Грант;
  • Рымарев – Гурков – Асетов, Бекетаев – Шалапов;
  • Логвин – Омирбеков – Оспанов, Нургалиев – Данияр.

«Ак Барс»ның киләсе уены Чиләбедә узачак. «Трактор» командасына каршы матч 12 гыйнварда 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100