Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс» рәттән икенче уенында капкасын «коры» калдырды
Казан хоккейчылары «Металлург» командасын җиңде.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Магнитогорск шәһәренең «Металлург» командасына каршы уенда җиңде. Матч 3:0 исәбе белән төгәлләнде. Узган уенда да «Ак Барс» алка керттермәгән иде.
«Ак Барс» рәттән икенче уенын, бер алка да керттермичә, капкасын «коры» калдырды. 6 декабрь көнне Казан хоккейчылары «Автомобилист»ны 2:0 исәбе белән җиңгән иде. «Автомобилист»ка каршы уенда капканы Адам Рейдеборн саклаган иде, бүген бозга төп капкачы буларак Тимур Билалов чыкты.
Беренче период. Унбишенче минутта алка «Металлург» капкасына үз команда уенчысына тиеп керде, гол Найджел Доус исәбенә язылды (1:0).
Икенче период. Унҗиденче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Стефан Да Коста гол кертте (2:0).
Өченче период. Уникенче минутта Станислав Галиев «Металлург» капкасына өченче алканы кертте (3:0).
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Билалов (Рейдеборн);
- Доус — Да Коста — Тихонов, Яруллин — Викстранд;
- Галиев — Бурмистров — Зарипов, Лямкин — Рукавишников;
- Лукоянов — Глухов — Воронков, Педан — Хенкель;
- Петров — Кормье — Фисенко (Емец), Лучевников.
«Металлург»
- Кошечкин (Заһидуллин);
- Чибисов — Расмуссен — Плотников, Яковлев — Мартынов;
- Мозякин — Нестрашил — Бек, Хольм — Минулин;
- Кошелев — Неколенко — Карпов, Пашнин — Земчёнок;
- Песонен — Швырёв — Потехин (Юров), Николаев.
Киләсе уенны «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Динамо» матчы 11 декабрь көнне 19:30 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз