news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" рәттән икенче мәртәбә җиңелде

Братиславада казанлылар овертаймда "Слован" командасына 1:2 исәбе белән оттырды.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Кичә Словакиянең Братислава шәһәрендә Казанның "Ак Барс" командасы овертаймда 1:2 исәбе белән җиңелде. 

Шуңа да карамастан, 25 матчта 46 очко җыйган казанлылар "Көнчыгыш" конференциясендә лидерлар булып тора. 22 октябрьдә үтәчәк турда "Ак Барс" үз бозында Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы белән уйнаячак.

Кичәге матч нәтиҗәләре:

«Слован» (Братислава) – «Ак Барс» (Казань) – 2:1ОТ (0:0, 1:0, 0:1, 1:0).

Алкаларны керттеләр: Кундратек (29), Недорост (65) – Варнаков (52).

Штраф: 20:16.

news_right_1
news_right_2
news_bot