Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» рәттән өченче тапкыр җиңелде
Зиннәтулла Биләлетдинов командасы соңгы күчмә турнены Чиләбедә “Трактор”га каршы үткәрде
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Кичә КХЛ чемпионатында Казанның «Ак Барс» командасы хоккейчылары рәттән өченче тапкыр җиңелде. Зиннәтулла Билалетдинов командасы соңгы күчмә турнены Чиләбедә “Трактор”га каршы үткәрде. “Барс”лар өйдә ике тапкыр җиңелүдән соң уңышка өметләнгән иде. Әмма боз хуҗалары өстен булып чыкты.
Даими чемпионат ахырында “Трактор”ның көчле уйнавы плей-оффка чыгуны гарантияли һәм Көнчыгыш конференциясе турнир таблицасында бишенче урынга дәгъва итә ала. Ә “Ак Барс” киресенчә, соңгы вакытта уңышлы уйнамый һәм Көнчыгышта лидерлыктан төшеп калырга мөмкин.
"Трактор" (Чиләбе) – "Ак Барс" (Казан) – 2:1 Б (0:0, 0:0, 1:1, 0:0, 1:0)
Голлар: Куинт (бол., Паре), 46:45 – 1:0. Свитов (Лукоянов), 52:46 – 1:1.
Җиңү буллиты: Чистов.
Капкачылар: Гарнетт – Нильссон.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз