news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" рәсми аккаунтында татарча да яза башлады

"Ак Барс" аккаунтының татарча хәбәрләренең берсе - Эмиль Гарипов белән контракт озайтылу хакында.

(Казан, 5 май, "Татар-информ"). "Ак Барс" хоккей командасы үзенең Instagram аккаунтындагы hcakbars рәсми сайтында татарча хәбәрләр дә яза башлады. Шундый яңалыкларның берсе "Ак Барс" командасының Эмиль Гарипов белән контракт озайтуы хакында булды.

"Эмиль безнең белән кала!
Җомга кичендә яхшы яңалыклар - «Ак Барс» Гагарин Кубогы финал сериясенең иң яхшы капкачысы белән контрактны озайтты. Эмиль Гарипов туган клубында тагын ике елга кала! ", - диелгән хәбәрдә.

Әлегә яңалыкка  карата белдерелгән фикерләр арасында шулай ук татарча язылганнары һәм хәбәрнең татарча язылуын хуплаучылар да бар.  

news_right_1
news_right_2
news_bot