Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» хоккей клубы Степан Терехов белән яңа килешү имзалады
«Ак Барс» хоккей клубы Степан Терехов белән контрактны ике елга озайтты. 21 яшьлек сакчы белән килешү 2027/28 елгы сезон ахырына кадәр исәпләнгән.
Степан Терехов Континенталь хоккей лигасында «Ак Барс»ның төп составында 2024/25 елгы сезонда бозга чыкты. Бу вакыт эчендә КХЛда ул барлыгы 67 очрашу үткәрде һәм 18 (4+7) очко җыйды.
Узган даими чемпионатта аның исәбендә 33 матчта 3 (1+2) очко бар. КХЛ плей-оффында ул 20 матчта бозга чыкты, бер гол кертте һәм бер нәтиҗәле пас бирде.
«Ак Барс» 2025/26 елгы сезон нәтиҗәләре буенча Көнчыгыш конференциясендә өченче баскычта урнашты, ә Гагарин Кубогы финалында» Локомотив»ка оттырды (сериядә исәп 2-4) һәм көмеш призер булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз