Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс», плей-оффта көрәшне дәвам итәр өчен, киләсе уенда җиңәргә тиеш
«Ак Барс» — «Авангард» сериясе исәбе — 2:3.
(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференциясе финалының бишенче уенында «Ак Барс» хоккей командасы Омск шәһәренең «Авангард»ына 2:3 исәбе белән җиңелде. Матч Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда узды.
- Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Ак Барс» исәбендә ике җиңү, «Авангард»ныкында — өч.
Беренче период. Уналтынчы минутта «Авангард» сакчысы Семён Чистяков гол кертте (0:1).
Икенче период голларсыз үтте.
Өченче период. Унберенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Воронков исәпне тигезләштерде (1:1). Унбишенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Дмитрий Воронков «Авангард» капкасына икенче алкасын кертеп дубль ясады (2:1). Период ахырына кадәр илле сигез секунд калганда исәп тигезләште. Алканы Воронков гол керткән вакытта штрафчылар эскәмиясендә утырган Омск командасы капитаны Илья Ковальчук кертте (2:2).
Өч периодтан соң исәп тигез булу сәбәпле, командаларга өстәмә вакыт — овертайм бирелде. Овертаймның икенче минутында Рид Буше «Ак Барс» капкасына гол кертте, «Авангард» җиңде (2:3).
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Билалов (Рейдеборн);
- Доус — Да Коста — Тихонов, Мёрфи — Яруллин;
- Воронков — Галимов — Зарипов, Педан — Хенкель;
- Галиев — Кормье — Петров, Рукавишников — Юдин;
- Лукоянов — Бурмистров — Глухов, (Сафонов), Лямкин.
«Авангард»
- Грубец (Бобков);
- Костин — Найт — Буше, Шәрипҗанов — Покка;
- Ковальчук — Зернов — Толчинский, Готовец — Береглазов;
- Чинахов — Семёнов — Хохлачёв, Чистяков — Каски;
- Каблуков — Потапов — Дедунов (Стась), Соловьёв.
«Ак Барс» һәм «Авангард» киләсе уенны Балашихада үткәрәчәк. Матч 13 апрель көнне 19:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз