news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» оттырды, «Динамо» җиңүенә китергән голны «Ак Барс»ның элекке уенчысы кертте

«Ак Барс» оттырды, «Динамо» җиңүенә китергән голны «Ак Барс»ның элекке уенчысы кертте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Минск шәһәренең «Динамо» командасына җиңелде. Уен Минск шәһәрендә узды.

Беренче периодның унтугызынчы минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Александр Хмелевский исәпне ачты (0:1).

Икенче периодның бишенче минутында «Динамо Минск» һөҗүмчесе Станислав Галиев исәпне тигезләде (1:1). Станислав Галиев «Ак Барс» өчен чит уенчы түгел, ул Казанда 6 сезон уйнаган иде. Уникенче минутта «Ак Барс» уенчысы Артём Галимов гол кертте (1:2).

Өченче периодның алтынчы минутында алка «Ак Барс» капкасына керде, тик, гол керер алдыннан, хоккейчы кул белән пас бирүе ачыкланды, хөкемдарлар аны исәпкә алмады. Уникенче минутта Тай Смит исәпне тигезләде (2:2). Бер минуттан «Ак Барс» яңадан алга чыкты, голны Михаил Фисенко кертте (2:3). Уналтынчы минутта Сергей Кузнецов алканы «Ак Барс» капкасына кертте (3:3). Унҗиденче минутта Вадим Шипачёв гол кертте, «Динамо» командасы алга чыкты (4:3). Вадим Шипачёв та 2022-2024 елларда Казан командасы өчен уйнаган иде.

Командалар составы:

«Динамо Минск»

  • Демченко (Фукале);
  • Лимож – Пинчук – Энэс, Лайл – Мелош;
  • Бориков – Шипачёв – Липский, Смит – Брук;
  • Сотишвили – Стась – Кузнецов, Хэмилтон – Диц;
  • Мороз – Усов – Галиев (Белкин), Хенкель.

«Ак Барс»

  • Билалов (Бердин);
  • Яшкин – Семёнов – Алистров, Лямкин – Миллер;
  • Денисенко – Хмелевский – Барабанов, Карпухин – Марченко;
  • Пустозёров – Сафонов – Галимов, Лучевников – Фальковский;
  • Дыняк – Фисенко – Сем. Терехов (Җамалтдинов).

8 ноябрьдә «Ак Барс» Ярославль шәһәренең «Локомотив» командасына каршы уйнаячак. Матч 17:00 башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot