Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» Омск командасына дүртенче тапкыр оттырды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Ак Барс» хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасына оттырды. Уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.
Халыкара хатын-кызлар көненә туры китереп, боз сараенда җанатарлар өчен тематик күңел ачу чаралары оештырылды.
Матчка килүче хатын-кызлардан ни сәбәпле 8 Март бәйрәм кичен хоккейда үткәрергә булганнарын сораштым. «Без командабызны яратабыз һәм «Ак Барс» өчен җан атабыз. Мин «Ак Барс»ның бөтен уеннарына да йөрим», – дип сөйләде Регина Мөхәммәтшина.
Трибуналарда утыручылар арасында Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин да бар иде.
Беренче период голларсыз узды.
Икенче периодның икенче минутында исәп Омск командасы файдасына ачылды: алка «Ак Барс» сакчысы кәшәкәсенә тиеп керде. Гол «Авангард» һөҗүмчесе Николай Прохоркин исәбенә язылды (0:1). Период уртасында алка әздән икенче сакчы тимераягына тиеп кермәде, Тимур Билалов капканы саклап кала алды.
«Ак Барс» якынча биш минут дәвамында алканы көндәшенең зонасыннан чыгармыйча да кискен һөҗүм итте, тик алка барыбер «Авангард» капкасына кермәде. Казан командасы һөҗүме тәмамлануга, унбишенче минутта «Авангард» уенчысы Джованни Фьоре гол кертте (0:2).
Өченче период та голларсыз узды.
Бу сезонда «Ак Барс» һәм «Авангард» дүртенче тапкыр очрашты һәм дүртесендә дә Казан командасы җиңелде.
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Билалов (Арефьев);
- Барабанов – Сафонов – Галимов, Лямкин – Миллер;
- Петан – Семёнов – Яшкин, Князев – Марченко;
- Пустозёров – О‘Делл– Коршков, Фальковский – Журавлёв;
- Дыняк – Комков – Кошелев (Җамалтдинов), Ст. Терехов.
«Авангард»
- Серебряков (Бердин);
- Окулов – Игумнов – Буше, Шәрипҗанов – Чистяков;
- Якупов – Прохоркин – Гуляев, Соловьёв – Грант;
- Мартынов – Спунер – Фьоре, Воронков – Коледов;
- Башкиров – Каблуков, Чайка – Кулик.
«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Спартак» командасына каршы матч 10 март көнне 19:30 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз