news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс», капкасын «коры» калдырып, Омск хоккейчыларын җиңде

Казан хоккейчылары ике алканы да өченче периодта кертте.

«Ак Барс», капкасын «коры» калдырып, Омск хоккейчыларын җиңде

Бүген Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Омск шәһәренең "Авангард" командасын 2:0 исәбенә җиңде.

Матч Казанда "Татнефть-Арена" боз сараенда узды. 

Беренче период. Алтынчы минутта "Ак Барс" гол кертте, тик алка исәпкә алынмады. Хөкемдарлар, видеокабатлау караганнан соң, алка капка ятьмәсе тишегеннән кергәнен ачыклады. Әлеге периодта 0:0 исәбе сакланды.

Икенче период та шул ук исәпкә төгәлләнде.

Өченче период. Ундүртенче минутта "Ак Барс" һөҗүмчесе Станислав Галиев исәпне ачты (1:0). Өч минут үтүгә, Кирилл Панюков "Авангард" капкасына икенче голны кертте (2:0).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Дыняк – Сафонов – Радулов, Юдин – Войнов;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Петров, Токранов – Лямкин;
  • Галиев – Семёнов – Панюков, Адамчук – Лучевников;
  • Лукоянов – Галимов – Глухов (Терехов) Евсеев.

«Авангард»

  • Демченко (Мишуров);
  • Ткачёв – Найт – Буше, Шәрипҗанов – Пайгин;
  • Грицюк – Броадхёрст – Толчинский, Береглазов – Киселевич;
  • Телегин – Дергачёв – Михайлов, Белов – Чистяков;
  • Дедунов – Малыхин – Жарков (Мирошниченко).

«Ак Барс»ның киләсе уены Чиләбедә булачак. «Трактор» — «Ак Барс» матчы 23 гыйнвар 17:00 сәгатьтә башлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100