news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» оешмасы Идел буе округында арзанлы суднолар лизингы буенча проект гамәлгә ашыра

Компаниянең партнеры "Сбербанк" була, проект 2 миллиард сумга бәяләнә.

«Ак Барс» оешмасы Идел буе округында арзанлы суднолар лизингы буенча проект гамәлгә ашыра
Александр Эшкинин

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). «Ак Барс» судно төзү корпорациясе Идел буе федераль округында арзанлы суднолар лизингы буенча проект гамәлгә ашыра. «Ак Барс» судно төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов Петербург халыкара икътисади форумында «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

  • Компаниянең партнеры "Сбербанк" була, проект 2 миллиард сумга бәяләнә. Аның буенча унга якын транспорт чарасы сату күздә тотыла.

Ренат Мистахов билгеләп үткәнчә, форум мәйданчыгында, тәкъдимнәр хакында фикер алышу өчен, Түбән Новгород, Ульяновск, Самара өлкәләре, Чувашстан Республикасы җитәкчеләре белән очрашулар үткәрү планлаштырыла.

  • Кораблар А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында җитештереләчәк. 150 пассажир сыйдырышлы суднолар — 130 миллион, 250 пассажирга исәпләнгәннәре 160 миллион сум торачак.

Әгәр төбәкләрдә әлеге судноларны эксплуатацияләү юнәлешендә эшли торган оператор юк икән, корпорация аны булдыруда ярдәм кулы сузачак, диде компания башлыгы.

Ренат Мистахов сүзләренчә, тәүге килешүләр инде быел ук төзеләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100