news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» өченче тапкыр күрше республика командасына җиңелде

«Ак Барс» өченче тапкыр күрше республика командасына җиңелде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Уфаның «Салават Юлаев» командасына 0:1 исәбенә җиңелде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Әлеге ике команда бу сезонда инде дүртенче тапкыр очраша, Казан командасы исәбендә бер генә җиңү. Казан һәм Уфа командаларының әле тагын ике тапкыр очрашасылары бар.

«Ак Барс» капитаны Александр Радулов һәм «Салават Юлаев» капитаны Григорий Панин бүген составта юк иде. Капитан вазифаларын бозда Вадим Шипачёв һәм Павел Коледов үтәде.

Матчларда җанатарларга берәр нәрсә ошамаса, я команда азчылыкта уйнаса, һәм башка төрле эмоцияләрне чагылдырганда трибунада утыручылар еш кына сызгыра башлый. Бүгенге уен барышында «Сызгырмавыгызны һәм сыбызгылар кулланмавыгызны сорыйбыз», – дигән мөрәҗәгать яңгырады. Әлеге үтенечне җанатарлар сызгыру белән кабул итте.

Беренче период голларсыз узды.

Икенче периодның унынчы минутында, «Салават Юлаев» күпчелектә уйнаганда, Уфа командасы исәпне ачты, голны Александр Хмелевский кертте (0:1).

Өченче период та голларсыз булды.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Әхтәмов);
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Юдин – Журавлёв;
  • Яшкин – Шипачёв – Петров, Адамчук – Лямкин;
  • Кагарлицкий – Сафонов – Свечников, Лучевников – Хенкель;
  • Галиев – Семёнов – Галимов, Альметкин.

«Салават Юлаев»

  • Самонов (Ежов);
  • Башкиров – Хмелевски – Ливо, Хәфизуллин – Коледов;
  • Шаров – Ефремов – Лещенко, Науменков – Мелош;
  • Дроздов – Кузьмин – Сучков, Зоркин – Василевский;
  • Кулёмин – Гуськов– Пустозёров.

«Ак Барс»ның киләсе уены Мәскәүдә узачак. Мәскәү «Динамо»сына каршы матч 21 ноябрьдә 19:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100