news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Ак Барс” ның Урал төбәгенә сәфәре дәвам итә

Иртәгә Магнитогорскида мавыктыргыч матч узачак

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Ак Барс” яңа елдагы беренче очрашуын җиңелүдән башлады. Кичә Казан хоккейчылары чемпионатның дебютанты “Автомобилист”ны буллитлар сериясендә ота алмады. Ахыргы исәп - 3:2.

Бу җиңелү “барс”ларны чемпионат лидеры Магнитогорски “Металлург”ы белән очрашу алдыннан тагын да усалландырырга гына тиеш. Бу мөһим матч иртәгә Урал төбәгендә узачак. Уен Мәскәү вакыты белән көндезге сәгать 1 дә башлана. Очрашу “Россия-2” (элеккеге “Спорт”) телеканалы аша турыдан-туры трансляцияләнәчәк. Очрашуның төп хөкемдарлары – Вячеслав Буланов белән Анатолий Захаров (Мәскәү). Аларга Юрий Оскирко белән Сергей Сердюк (Ярославль) ярдәм итәчәк.

Бер үк девизионда чыгыш ясаучы “Ак Барс” белән “Металлург” бу сезонда инде 3 тапкыр очрашырга өлгерде. Беренче ике очрашуда “металл коючылар” өстен чыккан иде. Өченче очрашуда казанлылар реванш алуга иреште. Быелгы очрашуларда җиңүләр исәбен тигезләр өчен казанлыларның янәдән җиңүе кирәк.

Командаларның очрашулар тарихына килгәндә, аларның ил чемпионатлары кысаларында 64 тапкыр очрашуы мәгълүм. Казан һәм Магнитогорски хоккейчылары исәбендә 30 ар җиңү, 4 очрашу уртак исәпкә тәмамланган. 6 гыйнвар матчыннан соң, җиңүләр балансы теге яки бу як файдасына авышачак. Нинди генә нәтиҗәгә тәмамлануга карамастан, бу командаларның очрашуы һәрвакытта тулы заллар һәм бик мавыктыргыч уен белән истә кала.





news_right_1
news_right_2
news_bot