Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Ак Барс”ның “Көнчыгыш” конференциясенең ярым финал уеннарына билетлар сатыла башлады
Тик бәяләре генә “тешли”
(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Астана “Барыс”ын рәттән дүрт уенда җиңеп, “Көнчыгыш” конференциясенең ярым финалына чыккан “Ак Барс” чираттагы этапка әзерләнә. Зиннәтулла Биләлетдинов шәкертләре беренче ике уенны үз бозында уздырачак. 9 һәм 11 март көннәрендә очрашулар кичке сәгать 7 дә башлана.
“Татнефть Арена”кассаларында конференциянең ярым финалына билетлар сатыла башлады инде. Казан клубының рәсми сайты хәбәр итүенчә, 1 марттан 6 мартка кадәр алганда, трибунадагы урыннарга билет бәяләре категориясенә карап 400 сумнан 800 сумга кадәр торачак. “Фан-сектор”ны да эченә алган 5 нче категория трибунага билет 300 сум тора.
7-11 март көннәрендә сатып алынган очракта, билет 100 сумга кыйммәтрәккә төшәчәк.
Тик менә мондый бәяләр белән Аренага аншлаг җыеп булырмы, монысы икенче мәсьәлә. Инде хәзер үк “Ак Барс” җанатарлары форумында билет бәяләре хакында кызу фикер алышулар бара. Чирек финал кысаларында “Барыс” белән Казанда узган беренче матч 10 мең урынга исәпләнгән “Татнефть Арена”га нибары 3850, икенче матч- 4800 тамашачы җыйган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз