Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс"ның көче күбрәк һәм оешкан төстә уйныйлар – Игорь Захаркин
"Салават Юлаев" командасы баш тренеры азакка кадәр тырышырга ышандырды.
(Казан, 1 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Континенталь хоккей лигасы Гагарин кубогы өчен көрәшнең Көнчыгыш конференция 1/4 финал раундында чираттагы тапкыр "Ак Барс"ка оттыргач, "Салават Юлаев" командасы баш тренеры Игорь Захаркин көндәшләрнең көчлерәк булуын таныды.
"Миңа "Ак Барс"ның көче күбрәк калган кебек тоелды һәм алар оешканрак төстә уйный алды. Без көндәшләрнең капкасына кадәр дә барып җитә алмадык. Уен бетәргә санаулы секундлар калганда кабат гол керттердек. Бу аерым уенчыларның игътибарсызлыгы. Гол керттергәндә һәрчак кем дә булса гаепле була бит. Ниндидер сәбәпләр аркасында алка 51 нче номерлы уенчыга килеп эләкте. Шулай да була ул. Могҗиза тудырырга тырышып карарбыз. Ләкин реаль күзлектән карасак... Сүз дә юк, без тырышачакбыз. Әмма аерым линияләрнең тотрыклылыгы буенча "Ак Барс" бездән көчлерәк, – диде Игорь Захаркин.
Исегезгә төшерәбез, кичә "Ак Барс" Уфада "Салават Юлаев"ны 2:1 исәбе белән отып, серияне үз файдасына 3:1 итте. Бишенче матч иртәгә, 2 мартта, Казанда уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз