news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс"ның ике уен көне күчерелде

“Ак Барс” – “Динамо” (Мәскәү) 4 февральдән 3 февральгә күчерелгән

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Континенталь хоккей лигасы Россия хоккей федерациясе һәм Россия җыелма командасы тренерлар штабы белән килешенеп, КХЛ регуляр чемпионатының бу сезондагы берничә матчын күчерергә карар кылынган. 

Шул сәбәпле “Ак Барс”ның да ике уенының көне үзгәрә.

“Ак Барс” – “Динамо” (Мәскәү) очрашуы 4 февральдән - 3 февральгә, СКА – “Ак Барс” уены 8 февральдән 9 февральгә күчерелә, дип хәбәр итә Лиганың матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot