news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Ак Барс”ның элеккеге капитаны Алексей Морозов дүртенче тапкыр әти булган

Алексейның хатыны Ирина ир бала тапкан. Аларның Никита исемле улы, кызлары Анастасия һәм Диана бар.

(Казан, 7 март, “Татар-информ”). “Ак Барс” хоккей командасының элеккеге уенчысы, капитаны Алексей Морозов дүртенче тапкыр әти булган. Ул үзе бу турыда инстаграмда язып куйган.

“Рәхмәт сиңа, җаным! Тормышыбызга гөл бүләк иткән өчен, рәхмәт! Сиңа һәм балабызга сәламәтлек телим”, - дип язган Алексей Морозов.

Алексейның хатыны Ирина ир бала тапкан. Аларның Никита исемле улы, кызлары Анастасия һәм Диана бар.

Морозов “Ак Барс”та тугыз сезон уйнады. 2013 елда ЦСКА клубы белән килешү төзеде. 2014 елда хоккейчы карьерасын тәмамлавы хакында белдерде.

Хәзерге вакытта Алексей Морозов Яшьләр хоккей лигасы идарәче директоры вазифасын башкара. 

news_right_1
news_right_2
news_bot