Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс»ның элекке уенчысы Казан командасының җиңелүенә сәбәпче булды
«Ак Барс» икенче тапкыр «Металлург»ка оттырды.
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Магнитогорск шәһәренең «Металлург» командасына җиңелде.
Уен Магнитогорскида узды. «Ак Барс» читтә уйнаган өч уенның икесендә җиңде. Казахстанның «Барыс» командасын 6:3 һәм уфаның «Салават Юлаев»ын 3:2 исәбенә җиңде, ә «Металлург»ка 1:2 исәбе белән оттырды. Бер атна элек Казан командасы Магнитогорск хоккейчыларына 1:3 исәбенә җиңелгән иде.
Беренче периодның бишенче минутында «Ак Барс» сакчысы Стивен Кэмпфер исәпне ачты (0:1).
Икенче период. Икенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Металлург» уенчысы Джош Карри исәпне тигезләштерде (1:1).
Өченче период. Беренче минутта Андрей Чибисов «Металлург»ны бер алкага алга чыгарды (2:1). Һөҗүмче Андрей Чибисов 2015-2017 елларда «Ак Барс» өчен уйнаган иде.
Командалар составы:
«Металлург»
- Кошечкин (Заһидулин);
- Чибисов — Карри — Кошелев, Яковлев — Земчёнок;
- Голдобин — Зернов — Карпов, Дронов — Хультстрём;
- Лайпсик — Майе — Никонцев, Пашнин — Минулин;
- Швырёв — Неколенко — Акользин (Юров), Николаев.
«Ак Барс»
- Бобков (Билалов);
- Кагарлицкий — Галимов — Коваленко, Кэмпфер — Хенкель;
- Воронков — Сафонов — Зарипов, Юдин — Журавлёв;
- Панюков — Уил — Петров, Лямкин — Рукавишников;
- Лукоянов — Бурмистров — Глухов (Квартальнов), Янчевский.
«Ак Барс» киләсе уенында Хабаровск шәһәренең «Амур» командасына каршы көрәшәчәк. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда 17 октябрь 17:30 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз