news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^"Ак Барс"ның баш тренеры җыелма командадан баш тартты

^"Ак Барс"ның баш тренеры җыелма командадан баш тартты

(Казан, 30 март, "Татар-информ"). Зиннәтулла Билалетдинов Австриядә хоккей буенча үтәчәк дөнья чемпионатында Россиянең җыелма командасын җитәкләмәячәге турында игълан итте. Ул бу турыда "Советский спорт" газетасы интервьюсында хәбәр иткән. "Мин Австриягә дөнья чемпионатына бармыйм, - диде Билалетдинов. Бу Россиянең җыелма командасының баш тренер урыныннан китүне аңлатамы? Ә мин ул вазифаны башкармый да идем. Мине командага җитәкче итеп бары тик Дөнья Кубогы вакытында гына рәсми рәвештә билгеләделәр. Хәзер җыелма командада эшләү срогым тәмамланды".

Шул рәвешле, хәзер җыелма команданың тренер штабында рәсми рәвештә Владимир Юрзинов һәм Владимир Плющев калды. Сүз уңаенда, Билалетдиновның командадан баш тартуы сәбәпле, милли команданың составында "Ак Барс"ның һөҗүмчесе Илья Ковальчук уйнарга мөмкин. Ул җыелма команданы Казан клубының баш тренеры җитәкләгән очракта, уйнаудан баш тарткан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100