Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Ак Барс"ның баш тренеры Степан Захарчук белән ни өчен килешү өзелүен әйтүдән баш тартты
Степан Захарчук Казанда 2009-2010 елгы сезоннан бирле чыгыш ясады.
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). “Ак Барс” хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов сакчы Степан Захарчукның ни өчен клубтан җибәрелүенә ачыклык кертүдән баш тартты.
“Әлеге сорауны җавапсыз калдырам”, – диде Билалетдинов “Авангард” хоккейчыларына каршы кичәге уеннан соң (3:5) уздырылган матбугат конференциясендә.

Баш тренер әлеге уенга бәя биреп: “Егетләр начар уйнамады. Тырыштылар. Әмма өченче периодтагы тупас ялгышлар җиңелүгә китерде”, – диде.
Исегезгә төшерәбез, “Ак Барс” хоккей клубы 2009-2010 елгы сезоннан бирле команда данын яклаган 31 яшьлек саклаучы Степан Захарчук булән килешүне өзде. Захарчук “Ак Барс” өчен 381 уенда 74 (16+58) очко җыйды, Россия чемпионы булды, Гагарин кубогын отты. Бу сезонда 11 матчта бозга чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз