Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Ак Барс”ның 3 хоккейчысы Сочида узачак КХЛ йолдызлары уенында катнашачак
Континенталь хоккей лигасы Көнбатыш һәм Көнчыгыш командаларының соңгы составын игълан итте
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Җанатарларның интернет тавыш бирү нәтиҗәсеннән күренгәнчә, ике команданың беренче “бишлекләре” түбәндәгечә. Көнбатыш: капкачы Александр Еременко («Динамо» Мәскәү), сакчылар Ник Бэйлен («Динамо» Минск) һәм Райан Гундерсон («Йокерит»), һөҗүмчеләр Александр Радулов (ЦСКА), Илья Ковальчук (СКА) һәм Стив Мозес («Йокерит»). Көнчыгыш: капкачы Константин Барулин («Авангард»), сакчылар Кирилл Кольцов («Салават Юлаев») һәм Крис Ли («Металлург» Магнитогорск), һөҗүмчеләр Сергей Мозякин («Металлург» Магнитогорск), Данис Зарипов («Металлург» Магнитогорск) һәм Сергей Костицын («Ак Барс»).
Командаларның икенче “бишлек”ләрен массакүләм мәгълумат чаралары вәкилләре сайлады. Көнбатыш: капкачы Станислав Галимов (ЦСКА), сакчылар Никита Зайцев (ЦСКА) һәм Андрей Миронов («Динамо» Мәскәү), һөҗүмчеләр Артемий Панарин (СКА), Джонатан Чичу («Динамо» Минск) һәм Войтек Вольский («Торпедо»). Көнчыгыш: капкачы Якуб Коварж («Автомобилист»), сакчылар Патрик Херсли («Сибирь») һәм Илья Никулин («Ак Барс»), һөҗүмчеләр Денис Паршин («Авангард»), Найджел Доус («Барыс») һәм Дмитрий Кугрышев («Сибирь»).
Бүген лига йолдызлар матчында катнашачак командаларның 3нче звеноларын да игълан итте. Көнбатыш: сакчылар Мэтт Гилрой («Атлант») һәм Никита Щитов (ХК «Сочи»), һөҗүмчеләр Дмитрий Кагарлицкий («Северсталь»), Сергей Плотников («Локомотив») һәм Андре Петерссон (ХК «Сочи); Көнчыгыш: сакчылар Эрик Густафссон («Авангард») һәм Майк Ландин («Барыс»), һөҗүмчеләр Джастин Азеведо («Ак Барс»), Никита Гусев («Югра») һәм Юрий Петров («Лада»).
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз