Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Ак Барс" Новосибирскида җиңелде...
“Себер” клубы 7 нче уен рәттән уңышка иреште
(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген “Ак Барс” хоккейчыларын “Себер” тар-мар итте. Новосибирскида узган уен хуҗалар файдасына 6:1 исәбе белән тәмамланды.
Новокузнецк – Владивосток – Хабаровск маршруты буенча “барслар” 16:3 алкалар аермасы белән 3 җиңү яулаган иде. Аларның “Себер"гә каршы уенда көчләре беткән булса кирәк, шунлыктанмы, казанлылар быелгы сезондагы иң начар уенны уздырды. Хуҗаларның 6 голына бездән Владимир Ткачев кына җавап кайтара алды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: “Ак Барс” хоккейчылары күпчелек алканы 1 уенчыга азрак уйнаганда керттерде.
«Себер» (Новосибирск) – «Ак Барс» (Казан) – 6:1 (2:0, 2:0, 2:1).
Голлар: Кугрышев – 8 ( Ожиганов), 7:55 – 1:0. Коскиранта – 4 ( Кугрышев, Энлунд), 15:31 – 2:0. Коскиранта – 5 (Игнатович, Кугрышев), 31:50 – 3:0. Санников – 1 (Херсли, Алексеев), 34:09 – 4:0. Ткачев – 2 ( Бурмистров), 46:07 – 4:1. Коскиранта – 6 ( Энлунд), 47:00 – 5:1. Моня – 5 (, Белов, Ожиганов), 56:07 – 6:1.
Капкачылар: Коскинен – Нильссон.
Фотосурәт ak-bars.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз