Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс» Новосибирск шәһәрендә җиңү яулады
«Сибирь» — «Ак барс» матчы исәбе — 1:3.
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Новосибирск шәһәрендә Казанның «Ак Барс» хоккей командасы «Сибирь» белән көч сынашты. Матчта 3:1 исәбе белән Казан командасы җиңде.
Беренче период. Дүртенче минутта «Ак Барс» сакчысы Андрей Педан исәпне ачып җибәрде (0:1). Сигезенче минутта Кирилл Петров «Ак Барс» өчен икенче алканы кертте (0:2). Унтугызынчы минутта Кирилл Петров «Сибирь» капкасына тагын бер гол кертте (0:3).
Икенче период. Унберенче минутта Юусо Пуустинен «Ак Барс» капкасына алка кертте (1:3).
Өченче периодта голлар булмады.
Командалар составы:
«Сибирь»
- Красиков (Сятери);
- Шаров — Руохомаа — Пуустинен, Йокипакка — Хабаров;
- Ли — Саюстов — Миловзоров, Гуркин — Ермаков;
- Чесалин — Комаров — Санников, Морозов — Тимашов;
- Шашков — Романцев — Коротков (Ромаев), Пастухов.
«Ак Барс»
- Мифтахов (Әхтәмов);
- Азеведо — Кормье — Петров, Юдин — Лямкин;
- Галиев — Воронков — Да Коста, Яруллин — Педан;
- Дыняк — Глухов — Тихонов, Журавлёв — Фазылҗанов;
- Емец — Бурмистров — Марушев (Сафонов), Ляхов.
Киләсе уенны «Ак Барс» Хабаровск шәһәрендә үткәрәчәк. «Амур» — «Ак Барс» матчы 21 октябрь көнне 12:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз