Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» Новокузнецкиның «Металлург» командасын отты
Бу Казан клубының Континенталь хоккей лигасы даими чемпионаты кысаларында сезонның үз бозындагы соңгы матчы иде.
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары «Татнефть Арена» боз сараенда Новокузнецкиның «Металлург» командасы белән очрашты. Уен боз хуҗалары файдасына 6:1 исәбе белән төгәлләнде.
«Металлург» – чемпионатта иң начар чыгыш ясаучы команда. Көнчыгыш конференциянең азагында баручы команда плей-оффта катнашу хокукын күптән югалтты инде. Шуңа да әлеге матчта уңышка ирешү «Ак Барс» өчен әллә ни авырлык тудырмады. Хәер, матч нәтиҗәсе Казан клубының турнир хәленә тәэсир итмәвен дә ассызыкларга кирәк. Чөнки Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре плей-оффка Көнчыгыш конференциянең 3 нче баскычыннан чыгачагы хәзердән үк билгеле. Ә андый вакытта составтагы уенчыларны сынарга, төрле техник алымнар өстендә эшләргә, алдагы уен ялгышларын төзәтергә дә мөмкинлек туа.
"Ак Барс" составында бүгенге матчта төрле сәбәпләр аркасында алдагы уенда бозга чыкмаган хоккейчылар - Александр Свитов, Степан Захарчук, Дмитрий Архипов, Роман Абросимов та пәйда булды. Ә капканы Станислав Галимов саклады.
Казан командасы беренче период башланып, дүрт минут чамасы вакыт узу белән үк исәпне ачты. Гол авторы - Артем Лукоянов. Ә икенче период башланырга да өлгермәде Степан Захарчук исәп аермасын ике алкага җиткерде - 2:0. Аннары чират Иржи Секач, Михал Йорданга җитте... Көндәшләр дүрт алка керттергәч өченче период башыннан капкачыны алмаштырырга мәҗбүр булды. Поезд киткән иде шул инде.
Ахыр чиктә Казан хоккейчылары кунакларның икенче капкачысын да "буш итмәде". Кыскасы, осталык ягыннан бер башка өстен булган "Ак Барс" ышанычлы җиңү яулады - 6:1.
31 гыйнварда "Ак Барс" Түбән Камада "Нефтехимик" белән очраша. Ә Казанга хоккей плей-офф җиткәч кенә әйләнеп кайта.
КХЛ. Даими чемпионат. "Ак Барс" - "Металлург" (Новокузнецк) - 6:1 (1:0, 3:0, 2:1).
Алкаларны керттеләр:
1:0 Лукоянов (Ткачёв, 03:54)
2:0 Захарчук (Свитов, 20:22)
3:0 Секач (Йордан, Ткачёв, 33:49, күплектә)
4:0 Йордан (Свитов, 35:38),
5:0 Глинкин (Мусин,45:11),
6:0 Архипов (Токранов, 57,43),
6:1 (Пархоменко, 59,38)
Капкачылар: Галимов – Подьяпольский (Хәкимов).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз