news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Ак Барс” Новокузнецкида “Металлург” белән очраша
Ил чемпионатлары кысаларында көндәшләр 68 мәртәбә очрашты: казанлылар исәбендә 41 җиңү, 8 ничья һәм 19 җиңелү
Скопировать ссылку
(Казан, 27 октябрь, “Татар–информ”). Бүген Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Новокузнецкида КХЛ – Россиянең Ачык чемпионаты кысаларында чираттагы очрашуын уздыра.
“Металлург” белән очрашу Мәскәү вакыты белән 15.00 сәгатьтә башлана.
“Металлург” – “Ак Барс” матчына судьялар Андрей Бирюков (Мәскәү), Виктор Павлов (Новосибирск), Роман Меньших (Томск) хезмәт күрсәтә, дип хәбәр итә казанлыларның матбугат хезмәте.
Ил чемпионатлары кысаларында көндәшләр 68 мәртәбә очрашты: казанлылар исәбендә 41 җиңү, 8 ничья һәм 19 җиңелү (алкалар аермасы 222–169). Узган сезондагы ике очрашуда да “Ак Барс” җиңде: Казанда – 6:3, Новокузнецкида 2:0 исәбенә.
Ике сезон арасында “Металлург” тренерлар һәм уенчылар составын яңартты. Хәзер команданың баш тренеры – 36 яшьлек элеккеге сакчы Дмитрий Пархоменко. Ул әлеге вазифада тәҗрибәле Борис Михайловны алыштырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2