news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» – «Нефтехимик» хоккей уенында Түбән Кама командасы җиңде

«Ак Барс» – «Нефтехимик» хоккей уенында Түбән Кама командасы җиңде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген «Ак Барс» һәм «Нефтехимик» хоккей командалары Казан бозында көч сынашты. Җиңүне Түбән Кама командасына яулады. Уен исәбе – 1:2.

Беренче һәм икенче периодлар голларсыз узды.

Өченче периодның алтынчы минутында, «Нефтехимик» күпчелектә уйнаганда, исәп ачылды. Беренче голны Түбән Кама командасы уенчысы Артём Сериков кертте (0:1). Берничә секунд үтүгә, «Ак Барс» тагын кагыйдә бозды һәм азчылыкта уйнарга калды, шул вакытта Данил Юртайкин Казан командасы капкасына икенче алканы кертте (0:2). Уналтынчы минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Александр Барабанов гол кертте (1:2).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Бердин);
  • Барабанов – Сафонов – Галимов, Лямкин – Марченко;
  • Денисенко – Семёнов – Яшкин, Карпухин – Миллер;
  • Пустозёров – Биро – Алистров, Фальковский – Калинюк;
  • Бровикн – Фисенко – Кателевский (Җамалтдинов).

«Нефтехимик»

  • Долганов (Озолин);
  • Белозёров – Дергачёв – Җәфәров, Хафизуллин – Федотов;
  • Капустин – Митякин – Шәфигуллин, Сериков – Пастухов;
  • Юртайкин – Барулин – Ди, Профака – Чмыхов;
  • Точилкин – Квартальнов – Надворный, Кудашов.

19 сентябрьдә Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда «Ак Барс» Уфаның «Салават Юлаев» командасын кабул итәчәк. Уен 19:00 башлана. «Нефтехимик» шул ук көнне Чиләбедә 17:00 сәгатьтә «Трактор» командасына каршы көч сынашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot