news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» – «Нефтехимик» каршылыгында Казан җиңде: 7 алканың 5сен сакчылар кертте

Сакчы Никита Евсеев КХЛда беренче тапкыр дубль ясады.

«Ак Барс» – «Нефтехимик» каршылыгында Казан җиңде: 7 алканың 5сен сакчылар кертте

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Түбән Каманың «Нефтехимик» командасын 5:2 исәбенә җиңде. Ике Татарстан командасы арасындагы уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Беренче периодның икенче минутында «Нефтехимик» сакчысы Евгений Кашников исәпне ачты (0:1). Бер минуттан Энтони Камара «Ак Барс» капкасына икенче алканы кертте (0:2). Ике голдан соң «Ак Барс» капкачысын алмаштырды: Тимур Билалов урынына бозга Әмир Мифтахов чыкты. Уникенче минутта Казан командасы сакчысы Кирилл Адамчук гол кертте (1:2). 48 секунд үтүгә, сакчы Никита Евсеев исәпне тигезләштерде (2:2).

Икенче период. Тугызынчы минутта Вячеслав Войнов «Ак Барс»ны алга чыгарды (3:2). Период ахырында «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Семёновка кәшәкәсе белән көндәшенең аяк арасына бәргәне өчен дисциплинар штраф бирелде. Ул комнданы биш минутка азчылыкта калдырды һәм уен ахырына кадәр бозга чыгу мөмкинлеген югалтты.

Өченче период башында «Нефтехимик» һөҗүмчесе Михаил Назаров, хөкемдарны күрмичә, аны бәреп екты, шуңа күрә Михаил Назаров та уен ахырына кадәр боздан озатылды. Уналтынчы минутта унсигез яшьлек Никита Евсеев «Нефтехимик» капкасына икенче алкасын кертте, бу аның өчен Континенталь хоккей лигасында ясаган беренче дубль булды (4:2). Уенның соңгы минутында Илья Сафонов исәпне 5:2 итте.

Командалар составы:

«Ак Барс»

Билалов (Мифтахов);

  • Лукоянов – Бурмистров – Глухов, Евсеев – Войнов;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Воронков, Хенкель – Хафизуллин;
  • Галиев – Семёнов – Петров, Лямкин – Адамчук;
  • Панюков – Сафонов – Артём Галимов, (Быков), Юдин.

«Нефтехимик»

  • Озолин (Тихомиров);
  • Порядин – Митякин – Камара, Хохлов – Воробьёв;
  • Шинкарук – Попов – Лещенко, Гончаров – Овитю;
  • Назаров – Чивилёв – Белозёров, Сидоров – Кашников;
  • Попов – Ансель Галимов – Купцов (Шерстобитов), Петрищев.

«Ак Барс» киләсе уенын да Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» – «ЦСКА» матчы 1 ноябрь 19:00 сәгатьтә башлана. Шуннан соң 3 ноябрь көнне Мәскәүнең «ЦСКА» командасы Түбән Камада «Нефтехимик» белән көч сынашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100