news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс»ның ике алкасы исәпкә алынмады, «Нефтехимик» өстәмә вакытта җиңде

Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей командасы плей-офф этабының беренче уенында Казанның «Ак Барс»ын отты

«Ак Барс»ның ике алкасы исәпкә алынмады, «Нефтехимик» өстәмә вакытта җиңде

Бүгенге «Ак Барс» - «Нефтехимик» матчы 2:3 исәбенә тәмамланды. Хәзергә «Ак Барс» – «Нефтехимик» плей-офф уеннары сериясендә Түбән Кама командасы исәбендә бер җиңү. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

  • Казанның «Ак Барс» һәм Түбән Каманың «Нефтехимик» командалары икесе дә бу сезонда Континенталь хоккей лигасының плей-офф этабына үтте. Берсе таблица башында («Ак Барс»), икенчесе – плей-оффка үткән командалар рәтен төгәлләүче («Нефтехимик»). Кагыйдә буенча, даими уеннар нәтиҗәсендә беренче һәм сигезенче урында калган командалар бер-берсенә каршы уйный. Шул исәптән «Нефтехимик» белән «Ак Барс» дүрт җиңүгә кадәр үзара көч сынашачак. Дүрт тапкыр җиңелгән команда Гагарин кубогы өчен ярыштан төшеп кала.

Беренче период. Җиденче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Станислав Галиев алканы «Нефтехимик» капкасына керткән иде, тик гол исәпкә алынмады, видеокабатлаудан соң аның кагыйдәләрне бозып кертелүе ачыкланды. Унөченче минутта «Нефтехимик» уенчысы Павел Порядин исәпне ачты (0:1). Периодның соңгы минутында, Түбән Кама командасы азчылыкта уйнаса да, Андрей Чивилёв «Ак Барс» капкасына икенче алканы кертте (0:2).

Икенче периодның беренче минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Станислав Галиев гол кертте (1:2).

Өченче период уртасында «Нефтехимик» һөҗүмчесе Михаил Назаровка «Ак Барс» сакчысы Никита Евсеевны киртәгә таба эткәне өчен биш минутлык штраф бирелде. Никита Евсеев бәрелүдән соң чишенү бүлмәсенә үк кереп китте. Тугызынчы минутта «Ак Барс» гол керде дип шатланды, тик ул да исәпләнмәде. «Нефтехимик» капкачысы Андрей Тихомиров, алканы тотып, капка эченә үк кереп китте. Видеоязмаларда капкачы астында калган алка капканың кызыл сызыгын үткәне күренмәде.

Унберенче минутта, «Ак Барс»ның күпчелегенең соңгы секундларында Дмитрий Кагарлицкий исәпне тигезләштерә алды (2:2). Сигезенче минутта Илья Сафонов «Нефтехимик» уенчысы Вячеслав Лещенконың йөзенә кәшәкәсе белән бәрде. Моның өчен штраф бирелергә тиеш иде, тик хөкемдарлар видеоязма караганнан соң кире уйлады, чөнки Илья Сафоновның кәшәкәсен «Нефтехимик» уенчысы Кирилл Воробьев күтәрткән булып чыкты. Вячеслав Лещенко да бу очрактан соң, битен каплап, чишенү бүлмәсенә таба юнәлде, шулай да период ахырында ул кире бозга чыкты.

Өч периодтан соң исәп тигез сакланганга, өстәмә вакыт башланды. Өстәмә вакытның унбишенче минутында «Нефтехимик» һөҗүмчесе Андрей Чивилёв гол кертте, команда җиңде (2:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Воронков – Сафонов – Радулов, Хафизуллин – Войнов;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Терехов, Юдин – Хенкель;
  • Галиев – Семёнов – Панюков, Токранов – Лямкин;
  • Лукоянов – Галимов –Дыняк (Быков), Евсеев.

«Нефтехимик»

  • Тихомиров (Судницин);
  • Порядин – Митякин – Камара, Хохлов – Воробьёв;
  • Шәфигуллин – Галимов – Лещенко, Гончаров – Березин;
  • Белозёров – Чивилёв – Кизимов, Кашников – Леонтьев;
  • Бикмуллин – Попов – Назаров (Якупов), Петрищев.

Киләсе уен 3 март көнне 19:30 сәгатьтә башлана. Матч шулай ук Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100