news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Минск шәһәреннән килгән команданы биш алка өстенлек белән җиңде

«Ак Барс» — «Динамо» уены исәбе — 7:2.

«Ак Барс» Минск шәһәреннән килгән команданы биш алка өстенлек белән җиңде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккей командасы Минск шәһәренең «Динамо» командасын җиңде. Матч 7:2 исәбе белән төгәлләнде.

Әлеге матчта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов бер айдан артык тәнәфестән соң бозга чыгуга гол кертте. Ул, җәрәхәт алу сәбәпле, 30 октябрьдән бирле уйнамаган иде.

Беренче период. Алтынчы минутта Артём Галимов исәпне ачты (1:0). Уникенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Данис Зарипов гол кертте (2:0).

Икенче период. Алтынчы минутта, Казан командасы азчылыкта уйнаганда, Артём Лукоянов «Динамо» капкасына алка кертә алды (3:0). Уналтынчы минутта «Динамо» сакчысы Степан Фальковский командасының артка калышуын киметте (3:1). Унтугызынчы минутта «Ак Барс» хоккейчылары тагын азчылыкта алка кертте, гол авторы — Кирилл Петров (4:1).

Өченче период. Соңгы периодта «Динамо» капкачысын алмаштырды: Доминик Фурх урынына Дэнни Тэйлор чыкты. Тугызынчы минутта «Ак Барс» сакчысы Дмитрий Юдин исәпне 5:1 итте. Уналтынчы минутта «Ак Барс» күпчелектә гол кертте, алка Стефан Да Коста исәбендә (6:1). Унтугызынчы минутта, Минск командасы күпчелектә уйнаганда, «Ак Барс» капкасына алка керде, видеокабатлаудан соң гына исәпкә алынган голны Иван Лодня кертте (6:2). Бер минут та үтмәде, Найджел Доус «Динамо» капкасына җиденче алканы кертте (7:2).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Рейдеборн);
  • Доус — Да Коста — Тихонов, Яруллин — Викстранд;
  • Галиев — Бурмистров — Зарипов, Лямкин — Юдин;
  • Лукоянов — Глухов — Фисенко, Педан — Хенкель;
  • Петров — Галимов — Воронков (Дыняк), Журавлев.

«Динамо»

  • Фурх (Тэйлор);
  • Воронин — Протас — Алистров, Знахаренко — Ерёменко;
  • Горбунов — Усов — Мартынов, Соловьёв — Демков;
  • Принс — Шарангович — Лодня, Фальковский — Мёрфи;
  • Сушко — Спунер — Козун, Колячонок — Менелл.

Киләсе уенда «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Хельсинки шәһәренең «Йокерит» командасы белән көч сынашачак. Матч 13 декабрь көнне 17:30 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100