Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» Минск шәһәренең «Динамо» командасын җиңде
Казан командасы киләсе уенда Уфаның «Салават Юлаев» командасы белән очраша.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккей командасы Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Минск шәһәренең «Динамо» хоккейчыларын кабул итте. «Ак Барс» — «Динамо» уенында 5:4 исәбе белән Казан хоккейчылары җиңү яулады.
Әлеге матчта Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясенең лидеры һәм Көнбатыш конференциясенең иң түбән очколар җыйган командасы көч сынашты.
Уен Бөек Ватан сугышы ветераны, гвардияче-десантчы Павел Клетневның алканы символик рәвештә ыргытуы белән башланды.
Беренче периодта голлар булмады.
Икенче период. Өченче минутта «Динамо» һөҗүмчесе Шэйн Принс исәпне ачып җибәрде (0:1). Унбишенче минутта «Ак Барс» сакчысы Андрей Педан гол кертте (1:1). Унсигезенче минутта Андрей Костицин «Ак Барс» капкасына алка кертте (1:2).
Өченче период. Өченче минутта, «Динамо» күпчелектә уйнаганда, Александр Павлович «Ак Барс» капкасына тагын бер алка кертте (1:3). Сигезенче минутта Михаил Глухов гол кертте (2:3). Уникенче минутта Кирилл Петров исәпне тигезләштерде (3:3). Ундүртенче минутта Виктор Тихонов «Ак Барс»ны бер алкага алга чыгара алды (4:3).
Унҗиденче минутта «Динамо» һөҗүмчесе Шэйн Принс азчылыкта уйнаганда үзенең икенче алкасын кертә алды (4:4). Унсигезенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Данис Зарипов гол кертте һәм командасына җиңү китерде (5:4).
Командалар составы:
«Ак Барс»:
Рейдеборн (Билалов);
Азеведо — Кормье — Петров, Яруллин — Виртанен;
Галиев — Воронков — Зарипов, Рукавишников — Лямкин;
Э. Галимов — Глухов — Лукоянов, Викстранд — Педан;
Тихонов — А. Галимов — Санников (Фисенко), Фазылҗанов.
«Динамо»:
Карнаухов (Тэйлор);
А. Костицын — Ковыршин — Стефанович, Граньяни — Ерёменко;
Грецкий — Спунер — Мартынов, Дерябин — Эллиотт;
Принс — Паре — Павлович, Денисов — Готовец;
Аносов — Демков — Дадонов, Достанко — Евенко.
«Ак Барс» киләсе уенын Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Салават Юлаев» уены 25 февраль көнне 19:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз