news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ак Барс Металл” ҖЧҖ белән Франция компаниясе арасында 630 мең евролык килешү имзаланды

Бу вакыйга ТР ның әлеге француз компаниясе белән озак вакытлы хезмәттәшлегенә башлангыч бирер дигән ышаныч бар

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). “Ак Барс Металл” ҖЧҖ белән Франциянең “Vernet Behringer” компаниясе арасында гомуми бәясе 630 мең евро булган килешү имзаланды. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Vernet Behringer” президенты Паскаль Денис белән “Ак Барс Металл” директоры Айрат Лотфуллин имзалаган бу документ бораулау комплексы белән тәэмин итүгә кагыла.

Очрашуда бүгенге вакыйга Татарстанның әлеге француз компаниясе белән озак вакытлы хезмәттәшлегенә башлангыч бирер дигән ышаныч белдерелде.“Россиядә бизнесны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачылу бик мөһим. “Алабуга” махсус икътисади зонасы безнең производствоны урнаштыру өчен яхшы урын”,- дип белдерде “Vernet Behringer” президенты Паскаль Денис. Бүгенге чарада катнашкан Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры урынбасары Сергей Мухин предприятиенең планнары белән уртаклашты. “Барлык төрдәге металл конструкцияләре җитештерү буенча заманча предприятие төзергә телибез. Француз компаниясе җиһазлары конкурентлы продукт җитештерергә ярдәм итәчәк”, -ди ул. “Ак Барс” ҖЧҖ директоры Айрат Лотфуллин бүгенге килешүне зур хезмәт нәтиҗәсе буларак бәяләп, яңа җиһазларның продукция сыйфатын күтәрүдә, җитештерүчәнлекне арттыруда, үзкыйммәтне киметүдә зур роль уйнаячагын искәртте.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100