news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» һөҗүмчесе хет-трик ясады һәм командасына җиңү китерде

Казан хоккейчылары бу сезонда беренче тапкыр «Металлург»ны җиңде

«Ак Барс» һөҗүмчесе хет-трик ясады һәм командасына җиңү китерде
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Магнитогорск шәһәреннән килгән «Металлург» командасын җиңде. Уен исәбе — 4:3.

Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Бу сезонда «Ак Барс» белән «Металлург» дүртенче тапкыр очрашты, Казан хоккейчылары Магнитогорск командасына өч тапкыр җиңелгән иде.

Бүген беренче тапкыр «Ак Барс» составында бозга команданың яңа сакчысы Джейсон Демерс чыкты. Команданың яңа хоккейчысы Марк Барберио да бүген уйнады. Ике яңа сакчы да — Канададан килүчеләр.

Беренче период. Алтынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Илья Сафонов исәпне ачты (1:0). Сигезенче минутта «Металлург» уенчысы Филипп Майе исәпне тигезләштерде (1:1).

Икенче период голларсыз үтте.

Өченче период. Бишенче минутта «Металлург» сакчысы Алексей Маклюков гол кертте (1:2). Унбишенче минутта «Ак Барс» капкасына өченче алка керде, гол авторы — Джош Карри (1:3). Унҗиденче минутта Илья Сафонов, үзенең икенче алкасын кертеп, дубль ясады (2:3). Унтугызынчы минутта исәп тигезләште, алка «Металлург» уенчысы тимераягына тиеп керде, гол Пер Линдхольм исәбенә язылды (3:3).

Өч периодтан соң өстәмә вакыт — овертайм башланды. Овертаймның икенче минутында Илья Сафонов, өченче алкасын кертеп, хет-трик ясады һәм «Ак Барс»ка җиңү китерде (4:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Бобков);
  • Дыняк — Галимов — Коваленко, Хенкель — Кэмпфер;
  • Тарасов — Уил — Петров, Барберио — Демерс;
  • Кагарлицкий — Линдхольм — Глухов, Журавлёв — Адамчук;
  • Лукоянов — Сафонов — Зарипов (Кателевский), Рукавишников.

«Металлург»

  • Олкинуора (Моисеев);
  • Чибисов — Карри — Коростелев, Яковлев — Земчёнок;
  • Лайпсик — Майе — Голдобин, Маклюков — Хультстрём;
  • Кошелев — Зернов — Карпов, Николаев — Минулин;
  • Никонцев — Неколенко — Акользин, Хабаров — Григорьев.

29 декабрьдә «Ак Барс» Екатеринбургта «Автомобилист» командасы белән көч сынашачак. Уен 17:00 сәгатьтә башлана. 



Галерея: «Ак Барс» — «Металлург» хоккей матчыннан фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100