(Казан, 25 апрель, "Татар-информ", Фәрит Җиһангиров). Кичә хоккей Евротуры финалының матчында Россия җыелма командасы Швеция командасы белән очрашты. Уен вакытында "Ак Барс" һөҗүмчесе Сергей Зиновьев һәм "ЦСКА" сакчысы Денис Куляш җәрәхәтләнде. Зиновьевның имгәнүе җитди: баш мие селкенеп, хәтерен югалтты. Зиновьев үзен яхшы хис итә башлармы һәм Россия җыелма командасы тренеры Владимир Крикунов аны команданың ахыргача расланган составына кертәчәкме - әлегә билгеле түгел.
Бүген 16.00 сәгатьтә команда дөнья чемпионатына барыр алдыннан үз бозында соңгы күнекмәләрне үтәргә Новогорски базасында җыела. Сишәмбе Россия җыелма командасы Словениягә оча, анда илнең җыелма командасы белән иптәшләр матчы үткәрә.