news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» һөҗүмчесе Федор Малыхин ике айсыз командага булыша алмаячак

Подольск шәһәрендә узган матчта уенчы имгәнде.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» хоккей командасы һөҗүмчесе Федор Малыхин ике айсыз командага булыша алмаячак. Бу хакта кичәге уеннан соң уздырылган матбугат конференциясе вакытында баш тренер Зиннәтулла Билалетдинов җиткерде.

«Малыхинмы? Имгәнде. Мөгаен, ике айга тәгаен сафтан чыккандыр», – диде Зиннәтулла Билалетдинов.

Исегезгә төшерәбез, кичә «Ак Барс» Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында «Витязь» командасы белән очрашты. Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә узган матч “Ак Барс” командасы файдасына 4:1 (2:0, 0:1, 2:0) исәбенә төгәлләнде.

«Безгә әлеге җиңү кирәк иде. Соңгы вакытта без уңышсыз уйнадык. Команда моны аңлады һәм яхшы әзерләнде. Матч катлаулы булды, ләкин нәтиҗә бар. Мин егетләрнең уеныннан бик канәгать», – диде Билалетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100