Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Ак Барс” һөҗүмчеләргә кытлык кичерә
Каты җәрәхәт алган һөҗүмчеләр исемлеген Ханнес Хювенен тулыландырды, аның баш мие селкенгән
(Казан, 30 март, “Татар-информ”). Магнитогорски “Металлург”ы белән узган соңгы уенда көчле имгәнү алган “Ак Барс” һөҗүмчесе Ханнес Хювенен алдагы уеннарда әле командасына булыша алмаячак. Билгеле булганча, матчның 52 нче минутында “Металлург” сакчысы Владислав Булин терсәге белән фин уенчысының башына бәргән иде.
Уен вакытында “Ашыгыч ярдәм” бригадасы чакырылып, уенчы травмотология институтына тикшеренү өчен озатылган иде. Медицина тикшерүләре нәтиҗәсендә аңа баш мие селкенгән дигән диагноз куелган. Хәзер ул өйдә дәвалана.
“Ак Барс”ның плей-оффның беренче этабында ук каты имгәнү алган икенче һөҗүмчесе Данис Зариповның инде хастаханәдән чыгуы мәгълүм. Данисның кабыргасы сыну белән бергә, үпкәсе җәрәхәтләнүе дә билгеле булды. Табиблар хоккейчыга әлегә авыр нагрузкалардан баш тартырга киңәш итә.
Ә менә тагын бер яралы “барс” - узган ел ахырында кулы сынган Янне Песонен күнекмәләргә керешкән. Әлегә ул бары функциональ әзерлек белән шөгыльләнә. 10 көннән соң кулына контроль медицина тикшерүе үткәреләчәк. Шулай итеп, “Ак Барс” Көнчыгыш конференциясендә “Салават Юлаев” ка каршы уздырачак финал сериясен әйдәп баручы 3 һөҗүмчесеннән башка башлый, дип хәбәр итә үзәк спорт басмалары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз