news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Мәскәүдән җиңү белән кайта: Радулов беренче алкасын кертте

«Ак Барс» хоккейчылары «ЦСКА» капкасына биш алка кертте.

«Ак Барс» Мәскәүдән җиңү белән кайта: Радулов беренче алкасын кертте
Салават Камалетдинов, архив

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы узган сезонның чемпионы, Мәскәүнең «ЦСКА» командасын җиңде. Мәскәүдә үткән матч 1:5 исәбенә тәмамланды.

Беренче периодның уналтынчы минутында «ЦСКА» һөҗүмчесе Виталий Абрамов исәпне ачты (1:0). Унтугызынчы минутта «Ак Барс» өчен 100нче уенын үткәрүче Илья Сафонов исәпне тигезләштерде (1:1).

Икенче период. Өченче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Панюков, гол кертеп, команданы алга чыгарды (1:2).

Өченче период. Тугызынчы минутта Александр Радулов Континенталь хоккей лигасында «Ак Барс» өчен беренче алкасын кертте (1:3). Период ахырында «ЦСКА» капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды, һәм «Ак Барс» һөҗүмчесе Даниил Тарасов алканы буш капкага кертте (1:4). Уен тәмамланырга берничә секунд калганда, Никита Дыняк «Ак Барс» өчен тагын бер гол кертте (1:5).

Командалар составы:

«ЦСКА»

  • Шарыченков (Рейдеборн);
  • Карнаухов – Светлаков – Соркин, Нестеров – Диц;
  • Слепышев – Григоренко – Плотников, Классон – Провольнев;
  • Полтапов – Каменев – Абрамов, Дыбленко – Сергеев;
  • Юртайкин – Панкратов – Гуськов (Мингачев), Грудинин.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Радулов, Хафизуллин – Войнов;
  • Галиев – Семёнов – Тарасов, Юдин – Хенкель;
  • Дыняк – Сафонов – Воронков, Лямкин – Адамчук;
  • Панюков – Бурмистров – Галимов, Евсеев.

«Ак Барс»ның киләсе уены Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» 8 сентябрь көнне Владивостокның «Адмирал» командасын кабул итәчәк. Уен 19:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100