Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» Мәскәүдән җиңелеп кайта, команда бер алка да кертә алмады
Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүнең «Спартак» командасына 0:1 исәбе белән җиңелде. Уен Мәскәүдә узды.
Беренче ике периодта голлар булмады.
Өченче периодның сигезенче минутында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Спартак» һөҗүмчесе Иван Морозов гол кертте. Исәп ачылды (1:0). Уен дәвамында башка голлар кертелмәде.
Командалар составы:
«Спартак»
- Заһидулин (Волохин);
- Тодд – Рубцов – Ружичка, Миронов – Кин;
- Мальцев – Морозов – Порядин, Орлов – Ярош;
- Коростелев – Локхарт – Беляев, Ефремов – Соболев;
- Пивчулин – Усманов – Рябов, Тюрин – Бычков.
«Ак Барс»
- Арефьев (Билалов);
- Барабанов – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
- Хмелевский – Сафонов – Галимов, Карпухин – Марченко;
- Алистров – Биро – Денисенко, Фальковский – Лучевников;
- Дыняк – Кателевский – Бровкин (Җамалетдинов).
28 ноябрьдә «Ак Барс» Санкт-Петербургның СКА командасына каршы уйнаячак. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда 19:30 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз