news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Мәскәү хоккейчыларына өченче тапкыр җиңелде

«Ак Барс» Мәскәү хоккейчыларына өченче тапкыр җиңелде
Салават Камалетдинов, архив

Бүген Казан хоккейчылары «Ак Барс» - ЦСКА плей-офф сериясенең дүртенче уенында оттырды. Мәскәүдә узган матчның исәбе – 2:1.

  • Казанның «Ак Барс» һәм Мәскәүнең ЦСКА командалары Гагарин кубогы өчен көрәшнең финалында көч сынаша. Гагарин кубогын дүрт җиңү яулаган команда отачак. Хәзергә «Ак Барс» исәбендә бер җиңү, ЦСКАда – өч.

Беренче период. Унберенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Семёнов исәпне ачты (0:1). Унбишенче минутта, «Ак Барс» азчылыгы вакытында, ЦСКА хоккейчысы Антон Слепышев исәпне тигезләштерде (1:1).

Икенче период голларсыз үтте.

Өченче период. Уналтынчы минутта ЦСКА һөҗүмчесе Владислав Каменев гол кертте (2:1).

Командалар составы:

ЦСКА

  • Рейдеборн (Шарыченков);
  • Окулов – Каменев – Плотников, Классон – Нестеров;
  • Полтапов – Соркин – Григоренко, Дыбленко – Диц;
  • Слепышев – Светлаков – Карнаухов, Провольнев – Сергеев;
  • Брюквин – Мингачёв – Абрамов (Панкратов), Макаров.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Воронков – Сафонов – Радулов, Юдин – Войнов;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Петров, Адамчук – Лямкин;
  • Галиев – Семёнов – Панюков, Лучевников – Журавлёв;
  • Лукоянов – Галимов – Дыняк (Терехов) Евсеев.

Киләсе уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. Матч 25 апрель 19:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100