news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» Мәскәү командасына оттырды, киләсе уен Түбән Камада узачак

«Ак Барс» Мәскәү командасына оттырды, киләсе уен Түбән Камада узачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүнең ЦСКА командасына 1:4 исәбенә җиңелде. Уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Беренче периодның унтугызынчы минутында «Ак Барс» хоккейчысы Илья Сафонов исәпне ачты, гол Казан командасы күпчелектә уйнаганда керде (1:0). Бер минут та үтмәде, исәп тигезләнде, Максим Соркин алканы «Ак Барс» капкасына кертте (1:1).

Икенче периодның унөченче минутында, ЦСКА күпчелектә уйнаганда, Дмитрий Бучельников Мәскәү командасын алга чыгарды (1:2). Унҗиденче минутта Павел Карнаухов гол кертте (1:3).

Өченче периодның алтынчы минутында Кирилл Долженков алка кертте, бу гол да «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда керде (1:4).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Арефьев);
  • Барабанов – Семенов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
  • Алистров – Хмелевский – Денисенко, Карпухин – Марченко;
  • Җамалтдинов – Сафонов – Галимов, Фальковский – Лучевников;
  • Бровкин – Фисенко – Кателевский, Ст. Терехов.

ЦСКА

  • Гамзин (Самонов);
  • Коваленко – Карнаухов – Спронг, Нестеров – Охотюк;
  • Гурьянов – Зернов – Бучельников, Патрихаев – Рой;
  • Абрамов – Соркин – Полтапов, Провольнев – Еременко;
  • Долженков – Гарднер – Минһаҗев (Чуркин), Шуравин.

21 ноябрьдә Түбән Камада «Ак Барс» һәм «Нефтехимик» командалары көч сынашачак. Уен 19:30 башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot