Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» Мәскәү командасына икенче тапкыр оттырды

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүнең «Динамо» командасына җиңелде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.
Командалар плей-офф этабының киләсе раундына чыгар өчен көрәшә. Дүрт тапкыр җиңгән команда алга таба үтә, ә җиңелгәне Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Бүген «Динамо» – «Ак Барс» сериясенең дүртенче уены булды, исәп тигезләште: хәзер ике команданың да икешәр җиңүе бар.
Беренче периодның җиденче минутында «Динамо» уенчысы Дилан Сикьюраның голы белән исәп ачылды (0:1). Аннан соң ике команда уенчысы да штрафлы булып, командалар дүрткә-дүрт форматында уйнап алды.
Период уртасында «Ак Барс» сакчысы Никита Лямкинга табиб ярдәме кирәк булды, хөкемдарлар видеокабатлау карады һәм «Динамо» уенчысына көндәшен кәшәкәсе белән тоткарлаганы өчен ике минутлык штраф бирде. Бераздан Кирилл Готовецны кәшәкәсен югары күтәреп уйнаганы өчен штрафчылар эскәмиясенә утырттылар. «Ак Барс» күпчелектә уйнавыннан уңышлы файдалана алмады, алка капкага кермәде.
Унбишенче минутта командалар тагын дүрткә-дүрт форматында уйнарга калды: дөрес түгел һөҗүм өчен Эрик О’Деллга һәм дорфалык өчен Даниил Пыленковка штраф бирелде. Беренче егермеминутлыкта бүтән голлар булмады.
Икенче периодның алтынчы минутында «Ак Барс» капкасына икенче алка керде, голны Артём Михеев кертте (0:2). Артём Михеев – Казан хоккей мәктәбе шәкерте, ул «Ак Барс» составында да уйнап алган иде. Җиденче минутта алка «Динамо» капкасына да керде, гол авторы – Александр Барабанов (1:2).
Сигезенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Митчелл Миллер гол кертте. «Динамо» тренерлары хөкемдарларны видеокабатлау карарга сорады. Видеокабатлау карагач, гол керер алдыннан хоккейчы кәшәкәсен югары күтәреп уйнаганы өчен уен туктатылырга тиеш булганы ачыкланды, гол исәпкә алынмады.
Унөченче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Дилан Сикьюра гол кертте (1:3). Период ахырында ике команда уенчысы да штрафчылар эскәмиясенә юнәлде: штраф Никита Дынякка көндәшен тоткарлаганы өчен бирелде, ә Максим Комтуага – симуляция – җәрәхәт алган булып кыланганы өчен.
Өченче периодның унсигезенче минутында Дмитрий Яшкин Казан командасының артка калышуын киметте (2:3).
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Билалов (Мифтахов);
- Барабанов – Сафонов – Галимов, Лямкин – Марченко;
- Петан – Семёнов – Яшкин, Фальковский – Миллер;
- Кошелев – О’Делл – Бровкин, Князев – Яруллин;
- Дыняк – Кателевский – Җамалтдинов, Лучевников – Ст.Терехов.
«Динамо»
- Подъяпольский (Моторыгин);
- Гусев – Уил – Сикьюра, Пыленков – Сергеев;
- Комтуа – Пакетт – Рашевский, Адамчук – Ожиганов;
- Джиошвили – Михеев – Швец-Роговой, Готовец – Сизов;
- Кудрявцев – Ильенко – Римашевский, Кудашов - Менелл.
Киләсе уен Мәскәүдә узачак. «Динамо» – «Ак Барс» матчы 20 апрель көнне 19:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз