news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Мәскәү командасы капкасына дүрт алка кертеп җиңде

«Ак Барс» Мәскәү командасы капкасына дүрт алка кертеп җиңде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүнең «Динамо» командасын 4:1 исәбенә җиңде. Уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

«Ак Барс» капитаны Александр Радулов бүген составта юк иде, бозда капитан вазифаларын Вадим Шипачёв үтәде. Шулай ук Вадим Шипачёв бүгенге голы белән Континенталь хоккей лигасында 900нче очкосын җыйды. Әлегә лигада иң күп очко Сергей Мозякин исәбендә (928).

Беренче период голларсыз үтте.

Икенче периодның бишенче минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Дмитрий Яшкин исәпне ачты (1:0). Алтынчы минутта Илья Сафонов икенче алканы кертте (2:0). Тугызынчы минутта Вадим Шипачёв «Ак Барс»ны тагын бер алкага алга чыгарды (3:0). Әлеге голдан соң Мәскәү командасы капкачысын алмаштырды: бозга Илья Коновалов урынына Максим Моторыгин чыкты.

Өченче период. Икенче минутта «Динамо» капитаны Андрей Миронов гол кертте (3:1). Унҗиденче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров голы исәпне үзгәртте (4:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Әхтәмов);
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Юдин – Журавлёв;
  • Яшкин – Шипачёв – Петров, Адамчук – Лямкин;
  • Кагарлицкий – Сафонов – Свечников, Лучевников – Хенкель;
  • Галиев – Семёнов – Галимов, Альметкин.

«Динамо»

  • Коновалов (Моторыгин);
  • Джиошвили – Каблуков – Муранов, Готовец – Бреннан;
  • Гусев – Уил – Пакетт, Миронов – Ожиганов;
  • Кудрявцев – О»Делл – Рашевский, Пыленков – Малышев;
  • Михайлов – Ильенко – Римашевский, Кудашов – Петухов.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» – «Салават Юлаев» матчы 18 ноябрьдә 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100