Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Ак Барс” Магнитогорскига күчмә сериягә юл тотты
Казанлылар дүрт очрашудан торган күчмә серияне башлый
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Бүген көндез “Ак Барс” Магнитогорскига китте.
Иртәгә казанлылар дүрт очрашудан торган күчмә серияне башлый: 17 октябрьдә – «Металлург» (матча 17.00 сәгатьтә башлана), 19 октябрьдә – Түбән Новгородта «Торпедо» белән (17.00), 21 октябрьдә – Мәскәүдә ЦСКА белән(19.30), 23 октябрьдә – Череповецта «Северсталь» белән (19.00).
“Барс”лылар составында: капкачылар Гарипов һәм Нильссон, сакчылар Денисов, Корнеев, Медведев, Мусин, Никулин, Пайгин, Рылов һәм Хешка, һөҗүм итүчеләр Азеведо, Бодров, Бурмистров, Варнаков, Костицын, Лукоянов, Малыхин, Меллер, Мирнов, Обухов, Песонен, Петров һәм Свитов.
«Металлург» – «Ак Барс» матчында Юри Ренн (Финляндия), Роман Гофман, Александр Захаренков, Александр Садовников (Мәскәү) судья бригадасы хезмәт күрсәтә. «Россия-2» һәм “ТНВ” - “Татарстан – Яңа гасыр” телеканаллары хоккей яратучыларга очрашудан турыдан-туры трансляция тәкъдим итә, дип хәбәр итә “барс”лылар матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз