Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" Мәскәүгә юл алды
Казанлыларның көндәше - Алексей Терещенконың яңа клубы
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген көндез "Ак Барс" Мәскәүгә китте, ул анда КХЛның җиденче чемпионатында кунакта беренче матчын үткәрәчәк.
Казанлылар 13е көнне Мәскәүдә "Динамо" белән очраша, 15ендә Ярославльдә, 17 сентябрьдә Сочида, 19ында Чеховта уйный.
"Ак Барс" составында: капкачылар Гарипов һәм Нильссон, сакчылар Денисов, Корнеев, Медведев, Мусин, Никулин, Осипов, Пайгин, Рылов һәм Хешка, һөҗүмчеләр Азеведо, Бодров, Бурмистров, Варнаков, Костицын, Лукоянов, Малыхин, Мирнов, Меллер, Обухов, Песонен, Петров һәм Свитов.
Иртәгә "барслар" Мәскәүнең "Динамо" командасы белән очраша (уен 17 сәгать 30 минутта башлана).
Матчта Эдуард Одиньш (Рига), Роман Гофман, Александр Захаренков, Александр Садовников (барысы да – Мәскәүдән) судьялар бригадасы хезмәт күрсәтә. КХЛ-ТВ һәм ТНВ каналлары хоккей сөючеләргә турыдан-туры трансляция карарга тәкъдим итә.
Ил чемпионатлары кысаларында көндәшләр 83 тапкыр очрашкан: казанлылар активында 33 җиңү бар, 7 уен тигез исәпкә тәмамланса, 43ендэ оттырганнар (алкалар аермасы - 180-207). Узган сезонда "барслар" Казанда откан - 3:2 (Свитов, Бурк, Хешка; Волков-2) һәм Мәскәүдә җиңелгән 0:3 (Глазачев, Соин, Пестушко).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз