news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» һәм «Металлург» клублары берлектә Зариповны читләштерү уңаеннан апелляция әзерли
Без бирешмибез. Әлеге хәлне судта берлектә хәл итәчәкбез, ди Данис Зарипов уйнаган клуб җитәкчелеге.
Скопировать ссылку
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Магнитогорскиның «Металлург», Казанның «Ак Барс» клублары һәм Данис Зарипов берлектә хоккейчыны уңай нәтиҗә биргән допинг-проба аркасында ярышлардан читләштерү уңаеннан апелляция әзерли. Бу хакта «Р-Спорт» агентлыгына «Металлург» клубы вице-президенты Геннадий Величкин җиткергән.
«Без дә, Казан һәм Данис үзе дә бирешергә җыенмыйбыз. Әлеге хәлне ачыклау эше алып барыла, апелляция дә тапшырылачак. Хәлне судта бергә – без, Казан һәм Данис бергәләп, ачыклаячакбыз», – дигән Величкин.
Исегезгә төшерәбез, «Ак Барс» хоккей командасы һөҗүмчесе, узган сезонда Магнитогорскиның «Металлург» клубы өчен чыгыш ясаган Данис Зариповның 2016-2017 елгы сезонда тапшырган допинг-тесты уңай нәтиҗә биргән һәм ул 2019 елның 22 маена кадәр ярышлардан читләштерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2