news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" "Локомотив" тарафыннан җиңелде

Исәп "Локомотив" файдасына 0:2

 (Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Бүген Казан хоккей лигасы матчында Казанның "Ак Барс" командасы үз бозында Ярославльнең "Локомотив"ын кабул итте. Кискен ярышта хуҗалар 0:2 исәбе белән җиңелделәр.

Казанлылар бозга голкипер Эмиль Гарипов белән чыкты. Команда составында 20 яшьлек яклаучы Никита Черепанов юк иде, чөнки ул әле узган атнада гына Ярославльнең "Локомотив" командасы вәкиле булып исәпләнә иде. Килешү буенча, уенчы үзенең элекке командасына каршы уйный алмый. 

Беренче периодта ярославльлеләргә ике тапкыр бәхет елмайды - шайба "Локомотив" капкасының штангасына тиде. Ә менә "Ак Барс" капкасына шайбаны алар уен башында ук керттеләр дияргә була - Андрей Локтионов шайбаны Гариповның терсәге өстеннән генә очырды. 0:1.

Икенче периодта казанлылар берничә тапкыр гол кертә язды, әмма "Локомотив" сакчылары бер хата да җибәрмәде. Гомумән, ике команда да саклануны атакага караганда уңышлырак оештырганнар иде. Өченче периодка кунаклар тагын бер тапкыр контратакага күчеп, гол керттеләр. 0:2. Гарипов "Локомотив" легионеры, фин Петри Контиолага каршы тора алмады. Трибуналарда утыручылар бу мизгелдә канәгатьсезлек белдерделәр.

15 сентябрь көнне "Ак Барс" Омскиның "Авангард" командасы белән уйнаячак. 10 матчтан соң казанлылар активында 13 очко калды.

"Ак Барс» – «Локомотив» – 0:2 (0:1, 0:0, 0:1). Шайбаларны керттеләр: Локтионов (17), Контиола (51). Штраф: 4-4.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100