Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Ак Барс” легионерлары Казанның мәктәп укучылары өчен физкультура дәресе үткәрде
“Ак Барс” легионерлары Казанның мәктәп укучылары өчен физкультура дәресе үткәрде
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Бүген “Ак Барс” хоккей клубы легионерлары – имгәнүдән тернәкләнеп килүче фин капкачысы Мика Норонен һәм “барслар”ның беренче звеносы сакчысы – канадалы Раймон Жиру Казанның 39нчы мәктәбендә 6нчы сыйныф укучылары өчен физкультура дәресе үткәрде.
“Ак Барс” хоккейчылары “Макдоналдс” компаниясенең актив яшәү рәвешен пропагандалау буенча “Актив бул” программасында катнашты. Проект кысаларында танылган спортчылар, Россия, Ауропа, дөнья һәм Олимпия уеннары чемпионнарын һәм клоун Роналд Макдоналдны җәлеп итү ярдәмендә физкультура дәресләре Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов-Дон мәктәпләрендә узды инде. Бүген проектка Казан да кушылды.
Мика Норонен һәм Раймон Жиру инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 39нчы мәктәп укучылары белән инглиз телендә тәрҗемәчесез аралашты. Хоккейчылар инглиз телендә спорт тормышлары, “Ак Барс”та уйнаудан һәм Казанда яшәүдән алган тәэсирләре турында бәян итте. Аерым алганда, фин капкачысы үзенең, чыннан да, Татарстанның 1000 еллык башкаласын яратуын билгеләп үтте. Раймон Жиру, үз чиратында, “Ак Барс” составында Россия чемпионы исемен һәм Ауропа чемпионнары кубогын яулау үзе өчен тормышындагы иң истәлекле мизгелләр булуын белдерде.
Клоун Роналд Макдоналдның пәйда булуын балалар шатланып кабул итте. Ул укучыларны 8әр кешелек ике командага бүлде. “Ак барслар” командасын Раймон Жиру җитәкләде, ә “Наша Russia” капитаны Мика Норонен булды.
Ярышларда катнашучылар хоккей кәшәкәсе белән теннис тубын киртәләр аша үткәреп, капкага кертергә һәм аннан шул ук дистанция буенча кайтып, эстафета тапшырырга тиеш булды. Көрәш киеренке булса да, дуслыкның җиңүе белән тәмамланды.
Әлбәттә, балалар танылган хоккейчылардан автографлар алмый һәм истәлеккә фотога төшми кала алмады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз