news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Кытай кунакларын җиңде, уен сугышу белән бетте

«Ак Барс» Кытай кунакларын җиңде, уен сугышу белән бетте
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Пекинның «Куньлунь Ред Стар» командасын җиңде. Уен исәбе – 5:1. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

«Куньлунь Ред Стар» Казанга килгәнче рәттән өч уенда җиңгән иде, ә «Ак Барс» ЦСКА һәм Трактор»ны җиңеп, «Сочи»га оттырган иде.

Матч башланыр алдыннан гадәттәгечә гимннар яңгырады, Кытай гимны башлануга, экранда тамашачылар арасында утыручы әлеге ил вәкилләре күрсәтелде. Алар шушы көннәрдә «Казан Экспо»да үткәрелә торган Россия һәм Кытай арасындагы «РОСТКИ» бизнес-форумына эшлекле сәяхәткә килгән һәм шул уңайдан хоккейны да тамаша кылырга булганнар.


«Мин хоккей уенында беренче тапкыр. Бик шәп, ничегрәк әйтим икән, үзендә тотып тора торган спорт, миңа бик ошый», - диде Кытайдан килгән тамашачы. Исемен Андрей Җан дип атады. Ул Казанда беренче тапкыр, шәһәр турында «яхшы, тыныч һәм чиста шәһәр, монда бөтенесе тату», - диде ул.

Беренче период. Ундүртенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда Дмитрий Юдин исәпне ачты (1:0).

Икенче периодның дүртенче минутында исәп тигезләште, голны Джек Родуолд кертте (1:1). Унҗиденче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Евгений Свечников команданы алга чыгарды (2:1). Унсигезенче минутта «Ак Барс» күпчелектә гол кертте, алка авторы - Станислав Галиев (3:1). Период ахырында хоккейчылар сугышып та алды, шунын өчен Константин Лучевников белән Нолан Мойл биш минутка штрафчылар эскәмиясенә утырды.

Өченче период. Алтынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дамир Җәфәров гол кертте (4:1). Унсигезенче минутта Вадим Шипачёв Пекин командасы капкасына бишенче алканы кертте (5:1). Әлеге гол да күпчелектә керде.

Уен ахырына таба барганда ике команда уенчылары вакыт-вакыт төрткәләшеп ала башлады. Уен тәмамланганда да хоккейчылар сугыша башлаган иде. Инде тамашачылар боз сараеннан чыгып беткәндә, арена дикторы күмәкләшеп сугышкан хоккейчыларга штраф билгеләнүен игълан итте, тик матч тәмам иде инде. Сугышулар булса да, боздан кереп китәр алдыннан командалар гадәттәгечә кул кысышып хушлашты.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Петров – Сафонов – Радулов, Юдин – Журавлёв
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Яшкин, Адамчук – Лямкин;
  • Галиев – Семёнов – Свечников, Хенкель – Лучевников;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк (Җәфәров), Евсеев.

«Куньлунь Ред Стар»

  • Джурусик (Джереми);
  • Ип – Родуолд – Фу, Лесли – Вуд;
  • Фрэм – Локхарт – Пу, Челиос – Спроул;
  • Рич – Кэмпбелл – Мойл, Оттенбрайт – Меркли;
  • Т. Вон – Броссо – О. Вон, Парфенюк.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» - «Динамо Минск» матчы 12 сентябрь 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100