news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс»«Амур»ны җиңеп КХЛның Көнчыгыш конференциясендә вакытыннан алда җиңүгә иреште

Бүген Зиннәтулла Билалетдинов командасы Хабаровскида «Амур»ны 4:0 исәбенә җиңде. Континенталь хоккей лигасының даими чемпионатында «Ак Барс» рәттән җиденче җиңүен яулады. Шулай итеп казанлылар лиганың Көнчыгыш конференциясендә вакытыннан алда җиңүче булды.

Узган уен белән чагыштырганда «Ак Барс» составында өч үзгәреш булды. Журавлев, Хенкель һәм Токранов урынына бозга Хафизуллин, Адамчук һәм Лямкин чыкты. Казанлылар капкасында Әмир Мифтахов торды. Тимур Билалов инде рәттән «Ак Барс»ның биш матчын калдырды.

«Ак Барс» составындагы барлык алкаларны да беренче звено вәкилләре – Дмитрий Воронков, Илья Сафонов һәм Александр Радулов кертте. Воронков дубль белән аерылып торды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ике гол күпчелектә кертелде. Моннан тыш, ассистент хет-трикын сакчы Динар Хафизуллин ясады. Оборона уенчысы Никита Лямкинның ике тапшыруы голлы булды.

Шулай итеп, Ерак Көнчыгышта «Ак Барс» «Адмирал» һәм «Амур» белән дүрт матчта 4 җиңү яулады.

«Амур – «Ак Барс» – 0:4 (0:2, 0:0, 0:1)

0:1 Воронков (Ләмкин, Хафизуллин, 04:02)

0:2 Сафонов (Хафизуллин, Лямкин, 11:38, 5х4)

0:3 Радулов (Хафизуллин, Сафонов, 46:22, 5х4)

0:4 Воронков (Петров, Сафонов, 57:54)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100